2019 елның 20 февралендә 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында “Әти булдыра!” муниципаль конкурс узды. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылды. Әлеге чарада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 16 команда катнашты.
Балаларның әтиләре үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, катнашучыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Иң спорт яратучы һәм җитезләр булып түбәндәге балалар бакчасы чыкты: 14 нче балалар бакчасы» (1 урын), 29 нчы балалар бакчасы (1 урын), 28 нче балалар бакчасы (2 урын), «30 нчы балалар бакчасы» (2 урын), «31 нче балалар бакчасы» (3 урын), 32 нче балалар бакчасы (3 урын). Җиңүчеләрне котлыйбыз!