Лениногорскида IV тапкыр Сретенский Яшьләр епархиаль балы үтте

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Якшәмбе, 2019 елның 17 февралендә, епископ Мефодий хәер-фатихасы буенча, Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Яшьләр Сретенский балы узды.

Бу көнне балга Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Зәйдән катнашучылар җыелды, шулай ук бал биюләре буенча Татарстан Республикасы чемпионнары — «Ника» хореография дуэты катнашты.

Бал ачылышына сүз Әлмәт епархиясе секретаре протоиерей Иоанн Антиповка бирелде, ул катнашучыларны сәламләде һәм епископ Мефодийның котлавын җиткерде.

Рәсми өлештән соң биюләр башланды, бал бәйрәм фуршеты һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International