Хөрмәтле Лениногорск районы пенсионерлары!

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Россия Пенсионерлар берлегенең Лениногорск бүлекчәсе Лениногорск районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә 2019 елның 28 февралендә хокукый ярдәм көне үткәрү турында хәбәр итә.

Чарада ТКХ, Пенсия фонды, Россия Пенсионерлар берлеге, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, халыкны социаль яклау һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Сорауларыгыз булса, сезне көтәбез.  

28 февральдә  14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Пенсия фонды идарәсенең клиентлар залында (Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы 51 йорт) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International