16 февраль көнне мәдәният сараенда Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Мәдәният йортында чын-чынлап бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.
Фойега кергәндә барлык кунакларны “Успех” яшьләр берләшмәсеннән килгән балалар каршы алды һәм валентинкалар бүләк итте, ә концерт дәвамында тамашачыларны викториналар, конкурслар һәм, әлбәттә, зур булмаган бүләкләр көтә иде. Шулай ук бу бәйрәм кичәсендә шәһәребезнең инде яратып өлгергән артистлары да үзләренең иҗаты белән сөендерде.