Лениногорскилылар өчен балаларның 1 сыйныфка укырга керү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" оештырылачак

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Балаларның белем алуга хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатыннан, 2019 елның 27 февралендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

"Кайнар линия” телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе вәкилләре катнашуы планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International