Узган җомгада Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсе коллективының йомгаклау җыелышы узды.
Идарә начальнигы Айгөл Исламова 2018 елгы эшчәнлеккә йомгак ясады һәм хезмәткәрләр алдына 2019 елга бурычлар куйды. Җыелыш эшендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең персонификацияләнгән исәпкә алу бүлеге башлыгы Сергей Афанасьев катнашты, ул җыелучыларны Пенсия фонды бүлегенең эш нәтиҗәләре белән таныштырды, идарә коллективына хезмәтләре һәм югары эш нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде.
Чара ахырында Айгөл Исламова идарә партнерларына: МФЦ җитәкчесе Регина Маринага, “Ярмарка” нәшрият йорты җитәкчесе Владимир Кожевниковка һәм ел нәтиҗәләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән идарә хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.