Лениногорск районы аучылары игътибарына!

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 16.11.2010 елдан № 512 боерыгы белән расланган Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итә.

Материалларның беренчел варианты буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне гражданнар, юридик затлар һәм иҗтимагый оешмалар комитетка 2019 елның 20 мартына кадәр 420021, Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, шулай ук электрон почта адресы буенча җибәрә алалар: ojm@tatar.ru.

Дәүләти экологик экспертизага материаллар әзерләү кысаларында җәмәгать тикшерүләре (тыңлаулар) уздырылачак.

ОВОСНЫҢ якынча материаллары белән комитетның интернет челтәрендә рәсми сайтында танышырга мөмкин http://ojm.tatarstan.ru».

Лениногорск районы буенча җәмәгать тыңлаулары 2019 елның 22 мартында 17.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре, Шашина пр-т, 22 адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International