Лениногорскида совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан митинг үтте

2019 елның 15 феврале, җомга

Бүген Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг булды.

  «Бүген без ул сугыш солдатларына хөрмәтебезне җиткерәбез. Ватан алдындагы бурычларын үз гомерләрен корбан итеп үтәүчеләрне искә алабыз. Бу сугышта үз туганнарын, якыннарын югалтучылар белән югалту хәсрәтен уртаклашабыз. Хөрмәтле ветераннар, сезгә көч-куәт, кыюлык һәм намуслылык өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, үз-үзегезгә, якыннарыгызга һәм дусларга ышаныч телибез», - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Сугыш кырларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. 

Чара Мәдәният сараенда концерт программасы белән дәвам итте.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International