Лениногорск спортчысы Халыкара ярышта алтын медаль яулады

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

“Олимпия резервы” спорт мәктәбе хәбәр иткәнчә, Көньяк Сахалиндагы халыкара уеннарда безнең спортчы алтын медаль яулады.

Лениногорскилы Данил Садреев яшүсмерләр арасында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча беренче урын яулый. Ярышларга бер көн кала, ул 84 метр трамплиннан сикереп рекорд куйган булган. Аңа чаклы 82 метрдан сикергән.
Алда трамплинчыларны команда ярышлары көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International