Лениногорск муниципаль районында "Энҗе юбилей"

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

2019 елның 9 февраль көнендә Лениногорск шәһәре Язылышу сарае янә үзенең ишекләрен бик матур гаиләгә - гаилә тормышының "Энҗе юбилеен" билгеләп үтүче Астафьев Сергей Александр улы белән Евгения Михаил кызы гаиләсенә ачты. Бүлек белгечләре юбилярларны кунакка чакырып аларны чын күңелдән шушы олы юбилее белән котладылар. Тантана барышында юбилярлар бүлек хезмәткәрләре исеменнән дә, туганнары, килгән кунаклары исеменнән дә күп кенә матур теләкләр һәм җылы сүзләр ишеттеләр. Алар бу көннең истәлеге итеп Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәрендә гаилә бәйрәмен билгеләп узучы парларның почет кенәгәсенә үзләренең имзаларын куеп юбилей таныклыгын кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International