Лениногорскилыны 90 яшьлек юбилее белән котладылар!

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Сугыш һәм хезмәт ветераны Ильина Зоя Михайловна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Буа районында туып-үскән ул, безнең шәһәргә ире белән 1950 елларда килгән, шәһәр аның күз алдында төзелә һәм үсә. Сугыш елларында колхозда эшли, аннары ветеринария техникумын тәмамлап, белгечлеге буенча Шөгердә эшли. Әмма ул балалар бакчасында эшләргә хыяллана, шуңа яңадан әзерлек узып, пенсиягә кадәр 8-нче номерлы балалар яслендә эшләгән. Хезмәттәшләре һәм балалар бакчасы мөдире Гөлфия Низамова юбилярга котлауларын җиткерделәр. Алар аны балалар бакчасы коллективы исеменнән туган көне белән котладылар. Әбиләре турында оныклары Һәм оныкчыклары бик озак итеп, яратып сөйлиләр. Балалары һәм туганнары да юбилярга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

  Зоя Михайловнаны шәһәр җитәкчелеге исеменнән аның урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, юбилярга бүләк һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International