2019 елның 15 мартында «Trusted Smart Products» - цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар девизы белән Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтеләчәк.
Әлеге чараны үткәрү кысаларында Лениногорск шәһәренең МФЦ бинасында Лениногорск шәһәре, Тукай урамы, 7нче йорт адресы буенча «Кулланучылар өчен Ачык ишекләр көне» оештырылачак. Аның барышында техник яктан катлаулы товарны кире кайтару тәртибенә, язмача дәгъва төзү, судка дәгъва бирү тәртибенә кагылышлы барлык кызыксындырган сораулар буенча түләүсез консультация алырга мөмкин.
Чараны уздыру вакыты, 2019 елның 15 марты 14-00 сәгатьтән 16-00 сәгатькә кадәр.