Пенсия фонды идарәсе гражданнарны уяу булырга һәм үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырган чит кешеләрне өйгә кертмәскә куша.
Исегезгә төшерәбез, Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре фатирлар буенча йөрми һәм шәхси мәгълүматларны сорамый! Пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү турыдан-туры Пенсия фонды идарәсенең территориаль органнарында гражданнарның язма гаризалары нигезендә башкарыла, ә гражданнарның гаризалары буенча акча күчерү өчен реквизитлар Пенсия фонды карамагында бар.
Әгәр үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган гражданга карата шик туган икән, сез үзе белән таныштыруын таләп итә аласыз, ә аннары Пенсия фондына шалтыратып, әлеге белгеч, өстәмә түләүләр һәм пенсия индексацияләре турында мәгълүматны ачыклый аласыз. Барлык сораулар буенча кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 074