Юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлемне һәм травматизмны киметү максатыннан, Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Урмышлы гомуми белем бирү мәктәбендә «Светофорик» кинолекториясенең күчмә утырышы узды. Лениногорск районында юл хәрәкәте иминлеге профилактика бүлеге начальнигы профилактик чара үткәрде. Әңгәмә ахырында балаларга «Дозорные Дорог» һәм «Тимур һәм команда» дигән фильм күрсәттеләр. Шулай ук 6 нчы урта мәктәптә «Күренеп тор» акциясе үткәрелде.
5 февральдә «Куркынычсыз юл» мәгариф оешмалары укучылары, тәрбиячеләре һәм укытучылары өчен 11 республика иҗади эшләр конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурска 55 эш тапшырылды. Катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.