Лениногорскида мунча янган

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бүген 11.41 сәгатьтә Лениногорск шәһәре Некрасов урамы адресы буенча мунча януы турында хәбәр итәләр.

Янгын сүндерү хезмәте килеп җиткәнче, Некрасов урамы адресы буенча урнашкан корылманы тулысынча ут чолгап алган була.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгынның сәбәбе-электр җиһазларын монтажлаганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International