12 февральдә 8.10 сәгатьтә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның хокукларын дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева "ТНВ" телеканалында "Исәнмесез!" дип аталган иртәнге мәгълүмати-танып-белү программасының махсус кунагы булачак.
Татарстан Росреестры вәкиле туры эфирда телевизор караучыларга бакчачылык участокларында урнашкан торак йортларга хокукларны рәсмиләштерү өчен нигә ашыгырга кирәк, шулай ук «гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында» Федераль закон үз көченә керүенә бәйле күчемсез милек объектларын нинди очракларда яңадан рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатачак.
"Исәнмесез " программасын "ТНВ" телеканалында 8.10 сәгатьтә
карагыз.