Лениногорскида атказанган физик культура хезмәткәре А.Звягинцев истәлегенә багышланган егетләр һәм кызлар арасында трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте.
Звягинцев Александр Владимирович 1987 елдан 2009 елга кадәр чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгы ике төр ярышы буенча «Олимпия резервы» спорт мәктәбен җитәкләде. Бу еллар эчендә Александр Владимирович, җитәкче һәм үз эшенең белгече буларак, мәктәп кенә түгел, безнең республикада әлеге спорт төре үсешенә дә зур өлеш кертте.
Мәктәп укучылары арасында Кышкы Олимпия уеннары, Италия, Канада, Швеция, Германия, Австрия, Финляндия һәм башка дөнья чемпионатларында катнашучылар бар. Тәрбияләнүчеләр арасында кышкы студентлар уеннарында катнашучылар, Россия Кубогы ияләре, Бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары бар.
Ярышларда Казан, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән спортчылар катнашты. Анда барлыгы 74 спортчы катнашты.
ЧАҢГЫ ИКЕ ТӨР ЯРЫШЫ
2007 елгы һәм яшьрәк малайлар:
1 урын: Чаплыгин Дмитрий (Казан)
2 урын: Малыгин Егор (Казан)
3 урын: Трифонов Роман (Әлмәт)
2007 елгы һәм яшьрәк кызлар::
1 урын: Носова Милана (Казан)
2 урын: Сабирҗанова Камилла (Казан)
3 урын: Шәрипова Эллина (Лениногорск, 13 нче мәктәп)
2004-2006 елгы Кече егетләр
1 урын: Галимов Булат (Лениногорск, 2 нче мәктәп)
2 урын: Галямов Роберт (Казан)
3 урын: Ибряев Кирилл (Лениногорск, 6нчы мәктәп)
2004-2006 елгы кызлар
1 урын: Логанина Элина (Казан)
2 урын: Гафарова Гайдэ (Казан)
3 урын: Архипова Даная (Казан)
2001-2003 елгы өлкән егетләр
1 урын: Васильев Даниэль (Лениногорск, ЛПК)
2 урын: Ефимов Алексей (Лениногорск, 7 нче мәктәп)
3 урын: Аракчеев Кирилл (Лениногорск, ЛНТ)
ТРАМПЛИННАН ЧАҢГЫДА СИКЕРҮ
2007 елгы һәм яшьрәк малайлар:
1 урын: Лямов Никита (Лениногорск, 12 нче мәктәп)
2 урын: Рохлин Даниил (Лениногорск, 11 нче мәктәп)
3 урын: Трифонов Роман (Әлмәт)
2007 елгы һәм яшьрәк кызлар::
1 урын: Логанина Элина (Казан)
2 урын: Шәрипова Эллина (Лениногорск, 13 нче мәктәп)
3 урын: Носова Милана (Казан)
2004-2006 елгы кече яшьтәге егетләр
1 урын: Кәлимуллин Эмиль (Әлмәт)
2 урын: Мөхәмәтвәлиев Рафаэль (Лениногорск, 8 нче мәктәп)
3 урын: Галимов Булат (Лениногорск, 2нче мәктәп)
2004-2006 елгы кызлар
1 урын: Логанина Элина (Казан)
2 урын: Кравцова Надежда (Лениногорск, 8 нче мәктәп)
3 урын: Гафарова Гайдэ (Казан)
2001-2003 елгы өлкән яшьтәге егетләр
1 урын: Ефимов Алексей (Лениногорск, 7 нче мәктәп)
2 урын: Акимов Алексей (Лениногорск, 7 нче мәктәп)
3 урын: Васильев Даниэль (Лениногорск, ЛПК)