Лениногорск балалар китапханәсендә 2 нче урта мәктәпнең 8Б һәм 8В сыйныф укучылары өчен «WorldSkills» вәкилләре белән «Эшче һөнәрләр дөньясында» дигән очрашу узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елны эшче һөнәрләр елы дип игълан итү турында Указ чыгарды. WORLDSKILLS KAZAN 2019 - «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты дөньяның 60тан артык иленнән 56 компетенциядә ярышучы яшь профессионалларны җыячак. Казан шәһәрендә 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак.
Әлеге чемпионатта Лениногорск политехник көллияте студентлары 40 компетенция буенча беренче ел гына катнашмыйлар. Очрашу барышында директор урынбасары Әхмәтҗанов Марат Акдас улы, студент Владимир Шульпин «WorldSkills " турында җентекләп сөйләде. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.