Физик затлар кеременә салым буенча декларация кемнәр тапшырырга тиеш?
Физик затлар кеременә салым буенча декларацияләрне тапшыручыларның барысын да ике төркемгә бүләргә мөмкин:
- декларацияне тапшырырга РФ Салым кодексы буенча бурычлы кешеләр;
- тотылган акчаларның бер өлешен кире кайтару өчен, үз инициативалары буенча декларация тапшыручылар, салым тотып калынган акчаны кире кайтару хокукын гамәлгә ашыручылар.
Практикада еш кына кеше узган ел дәвамында төп эш урыны буенча гына түгел, ә уртак эшчәнлек буенча да табыш алган очракта декларация тапшырырга тиешме дигән сорау туа.
Юк, тиеш түгел. Әгәр кеше ел дәвамында берничә эш бирүчедән акча алса да, декларация тапшырырга тиеш түгел. Эш шунда ки, һәр эш бирүче (фирма яки шәхси эшмәкәр) үз хезмәткәренә акча түләгәндә салым агенты буларак салым тотып, аны бюджетка күчерергә тиеш. Кеше эшкуар сыйфатында теркәлмәгән шәхси заттан ялланып эшләсә, икенче эш. Бу очракта декларацияне тапшырырга туры киләчәк.
Тулырак сайтның рус телендәге вариантында.