Лениногорск мәшгульлек үзәге авылларга чыкты

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Лениногорск районында мобиль мәшгүльлек үзәге эшләү- мәшгүльлек өлкәсендә район үзәгеннән ерак яшәүче гражданнарга дәүләт хезмәте күрсәтүнең тагын бер мөмкинлеге ул.

2019 нче елның 25нче гыйнварда Лениногорск районының ерак авылларына мобиль үзәкнең чираттагы чыгышы оештырылды.Муниципаль районның 5 торак пунктында яшәүче кешеләргә мәшгүльлек үзәге белгечләре эш эзләү буенча дәүләт хезмәте күрсәттеләр Шогер, Керлигэч, иске Иштерэк, иске Писмэн, Зэй-Каратай. Алар эш эзләүче гражданнарны мәшгүльлек базарының торышы һәм хәзерге вакытка актуаль булган вакансияләр белән таныштырдылар,республиканың башка шәһәрләрендә эшкә урнашу һәм вахта юлы белән эшләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International