Лениногорск үзәк китапханәсендә Ленинград блокадасын өзүгә багышланган чара үтте

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

 Быел Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә нәкъ 75 ел тулды. Һәм очраклы түгел, бу гыйнвар суык көннәрендә бөтен ил буенча бу датага багышланган истәлекле чаралар уза.

Мондый мөһим вакыйга безнең-Лениногорск шәһәрендә дә узды.

30 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә «Какшамас Ленинград " тарих сәгате узды.

Чарада «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Лениногорск шәһәре Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Марс Исхаков, шәһәр һәм районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы вәкилләре, Лениногорск нефть техникумы студентлары һәм укытучылары катнашты.

Мактаулы кунаклар: «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны Саримов Хөҗәт Сарим улы һәм Блокададагы Ленинградта яшәүче Вуколова Вера Борисовна булды.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Лениногорск районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, бөтен илебез өчен бу көн мәңгегә истәлекле көн булып калачак. Шулай ук ул ветераннарны «Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан  Санкт-Петербургның истәлекле билгесе белән бүләкләде. Җавап сүзе белән Вуколова Вера Борисовна чыгыш ясады. Ул фаҗигале һәм бер үк вакытта героик еллар тарихына кечкенә генә экскурсия ясады, үзенең хатирәләре белән уртаклашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International