Лениногорскида шахмат буенча ярышлар узды

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

   2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында Лениногорск шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары командалары арасында шахмат буенча «Белая ладья» республика ярышларының муниципаль этабы узды.

Ярышларда түбәндәге гомуми белем бирү учреждениеләреннән 10 команда катнашты: 2 нче мәктәп (3 команда), 4 нче мәктәп, 5 нче мәктәп, 7 нче мәктәп, 8 нче мәктәп, 10 нчы мәктәп, «12 нче Лицей» (2 команда). Барлыгы 40тан артык бала катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

1 урынны 2 нче мәктәп командасы яулады»;

2 урын – 12 нче Лицей командасы»;

3 урын – 4 нче мәктәп командасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International