Пенсия яшендәге лениногорскилылар өчен курслар эшли башлый

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Россия пенсионерлар союзының Лениногорск бүлекчәсе шәһәр һәм райондагы пенсиядә булучыларны курсларга чакыра.

 Курслар 16 октябрьдән башлана. Алар бушлай. Берничә төрле.

“Сәламәт яшәү рәвеше”  -  һәр сишәмбе саен,  сәгать 10.00да.

“Кул эшләре”  - һәр пәнҗешәмбе,  сәгать 10.00да

“Финанс грамоталылыгы нигезләре” – һәр җомга, сәгать 10.00да

Курслар ветераннар Советы бинасында узачак. Адресы: Куйбышев урамы, 21нче йорт.

Белешмәләр өчен телефон: 5-05-01 (9.00 – 12.00 аралыгында шалтыратырга мөмкин)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International