Районыбызга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Аны “Татагролизинг” җәмгыяте генераль директоры Азат Җиһаншин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов озатып йөрде. Ул иң беренче шәһәрдәге “Виктория” крестьян-фермерлык хуҗалыгы белән танышты. Биредә теплица комплексы урнашкан. Ул кыяр-помидор һәм яшел үлән (зелень) үстерү белән шөгыльләнәчәк. Әлегә теплица ясалып килә. Аны өч этапта башкару күздә тотыла. “Виктория”нең хуҗасы Владимир Мадиев әйтүенчә, теплица 5 ел эчендә хакын капларга тиеш. Көзгә беренче уңышны алырга җыеналар. Теплицаның мәйданы 3 гектар.
Министр визитын район кырларын вертолеттан күзәтү белән дәвам итте. Аннан Иске Иштирәк янындагы кырга төште. Биредә комбайннар парады бара иде. Марат Әхмәтов механизатор-комбайнчылар белән сөйләште, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.