Лениногорскида яңа теннис-холл бинасы төзергә җыналар

2018 елның 20 июле, җомга

Шәһәрдә яңа теннис-холл бинасы төзиячәкләр. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов төзелеш эшләренә багышланган күчмә киңәшмә  үткәрде. Белгәнегезчә, шәһәрдә 2013 елда “Татнефть” һәм “Охтин-Ойл” җәмгыятьләре ярдәмендә яңа, заманча теннис-холл бинасы ачылды. Анда теләп, яратып йөриләр. Россия күләмендәге ярышлар да уза. Теннис белән кызыксынучылар тагын да күбәю сәбәпле, район башлыгы, “Татнефть” җәмгыяте һәм безнең нефтьчеләр тагын өстәмә корпус төзергә карар кылдылар.Киңәшмәдә инженерлык һәм коммуникацияләр  челтәрләрен сузу, грунтның яраклылыгы мәсьәләләре каралды. Рәгать Хөсәенов төзелеш эше белән шөгыльләнүчеләргә җир участокларын сайларга тәкъдим итте.

Төзелеш эшләренең төгәлләнү вакыты: 2019 елның IV кварталы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International