Хәзер 2 меңнән артык лениногорскилы һәм 150дән артыграк юридик зат юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле административ хокук бозуларны электрон юл белән ала. Әлек беркетмәләр почта аша, еш кына соңга калып та килә иде. Гариза язу өчен бланкларны дәүләт автомобиль инспекциясенә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.