Дару үләннәре иленә сәяхәт

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Балалар һәм  гаилә уку үзәгендә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен "Дару үләннәре иленә сәяхәт" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Әлеге чараның максаты - укучыларның  үләннәргә карата кызыксынуын арттыру, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү иде.

Кичә барышында балалар дару үләннәре белән танышты, аларны ничек дөрес файдаланырга, җыярга кирәклеге турында мәгълүмат алды. Мәсәлән: "Яшел һәм кызыл докторлар" тукталышында балалар дару үләннәре белән танышса, "Чәчәкләр һәм яфраклар" дигән кызыклы уенда шарада чиште. Проектр ярдәмендә “Дару үләннәре” дип исемләнгән презентация күрсәттек. "Бу үсемекләрне беләсезме?" дип исемләнгән конкурста табышмаклар, башваткычлар чиште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International