Лениногорскилыларны рәссам Олег Кульпин күргәзмәсенә чакыралар

2018 елның 17 июле, сишәмбе

“Күргәзмәгез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Картиналарыгыз искиткеч! Сез үз эшегезнең остасы”. Әлеге хис-кичерешләрне кемдер күргәзмәне оештыручыларның үзләренә үк әйтеп китә, ә икенче берәү  истәлеккә дәфтәр битенә язып калдыра.

Олег Александровичның  Лениногорск шәһәренә килүенә 44 ел вакыт  узган. Тумышы белән Иваново өлкәсе Родники шәһәреннән.  Иҗатка мәхәббәте нәселдән салынган. Бабасына тарантаска тәгәрмәчләр ясарга булышканын хәтерли. Шуңа да ул сәнгать училищесында укый. Ике ел лак миниатюрасы фабрикасында рәссам буларак тәҗрибә ала. 

Костромада нәфис-графика факультетын тәмамлаганнан соң, юллама белән Татарстанга килеп урнаша.

- Моңа хәтле Лениногорск  турында белгән дә, ишеткән дә юк иде. Кечкенә бу шәһәрне шундук ошаттым һәм  монда килүемә бер тамчы да үкенмим, - ди ул.

Ирле-хатынлы Наталья  һәм Олег   Кульпиннар музыка-педагогика колледжында җиң сызганып эшкә керешә.

- Бердәм, тату коллектив булып,  хезмәттәшләр белән  уртак телне бик тиз таптык. Күпме талантлар үстердек, - ди рәссам.

Танылган рәссам исемен алу өчен аңа бик күп көч  түгәргә туры килә.

- Талантлы булу гына җитми, үзеңә дә нык тырышырга кирәк, -ди ул.

1976 елдан - Яшь рәссамнар берлеге әгъзасы, 1987 елда Россия Рәссамнар берлегенә кабул итәләр үзен. 1997 елдан Татарстанның  атказанган рәссамчысы, 2013 елда республиканың халык рәссамчысы исемнәренә лаек була.

Әгәр  Олег Кульпинның рәсемнәре белән якыннан танышасыгыз килсә, Туган якны өйрәнү музеена килегез. Рәссамның күргәзмәсе август ахырына кадәр эшлиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International