Өстәмә акча сорый алалармы?

2018 елның 17 июле, сишәмбе

-Ике атна элек командировкада булдым, 4 көнгә кунакханәгә урнаштым. Аннан киткәндә, түләгәндә, миннән зур суммада акчалар сорадылар. Администратор кыйммәт булуын мине уятканнары өчен өстәлде, дип аңлатты. Поездга соңга кала идем, түләргә туры килде. Бу – законлымы?

- Юк, законлы түгел, дип хәбәр итә Лениногорск буенча Роспотребнадзор идарәсе. -Россия Федерациясендә кунакханә хезмәтләрен тәкъдим итү кагыйдәләре буенча, кулланучы соравы буенча, тиешле вакытта уятуны тәкъдим итәргә тиеш, аның өчен өстәмә акча алынмый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International