Район башлыгы лениногорскилыларны бәйрәм белән котлый

2018 елның 12 июне, сишәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар, сезне иң дәүләтнең иң төп бәйрәмнәренең берсе булган Россия көне белән котлыйм.  Безнең Ватаныбыз – мең еллык тарихы, бик зур территориясе, үзенчәлекле табигате һәм рухи байлыклары булган ил, ул күп төрле халыклар, мәдәниятләр һәм дини конфессияләрне берләштерә. Россиянең төп көче – анда яшәүче халык. Без ирешелгәннәрне сакларга,  яшь буынга рухи кыйммәтләрне, гореф-гадәтләрне, туган җирне ярату кебек сыйфатларны тапшырырга тиешбез. Лениногорскилыларның яшь буын вәкилләре, барлык россиялеләр кебек үк, Ватанына тугры булыр, аның тарихын бик күп данлыклы эшләр белән тулыландырыр, дип ышанып калам.

Без бергә туган илебез, район һәм шәһәребез өчен күп эшләр башкарырбыз, дип уйлыйм. Авырлыкларны җиңеп яңа баскычка күтәрелергә барлык мөмкинлекләребез дә бар. Әлеге бәйрәм безгә зур эшләргә һәм иҗади күтәрелешләргә этәргеч булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International