Лениногорскида иң оста машина йөртүче хатын-кызны билгеләячәкләр

2018 елның 9 июне, шимбә

«АвтоЛеди-2018» конкурсы Лениногорск буенча ЮХИДИ идарәсе, ГБУ «БДД» һәм район администрациясе оештыра.

Анда теләге булган һәм автомобиль осталыгы булган һәркем катнаша ала. “В” категорияле транспорт йөртү таныклыгы булырга тиеш.

Катнашучылар паспорт, ИНН күчермәләрен, транспорт йөртү таныклыгын, тарнспорт чарасының теркәү документларын һәм анкета-заявка тапшырырга тиешләр. Аларны Лениногорск буенча ЮХИДИ идарәсенә, 113нче кабинетка тапшырырга кирәк, тел: 2-72-87.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International