Татарстан территориясендә, шул исәптән безнең муниципаль районда да “Трактор-прицеп” операциясе узачак.
Ул 13 июньнән башлана 8 июльгә кадәр дәвам итә. Районда әлеге чара Гостехнадзор һәм ЮХИДИ вәкилләре белән берлектә уздырыла.
Операция әлеге техника катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау һәм юл һәлакәтләрен киметү максатыннан үткәрелә. Тракторны, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарны, аларның тагылмаларын эксплуатацияләгәндә, кагыйдә бозуларны ачыклауга һәм кисәтүгә юнәлдерелгән.
Рейд барышында транспорт чарасын теркәү кагыйдәләрен саклауга, техниканың төзеклегенә, тракторчының таныклыгы бармы-юкмы икәнлегенә игътибар ителәчәк.