Лениногорск китапханәләрендә Пушкин көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Җәй башлану белән Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балалары белән төрле чаралар үткәрәләр.

Каникулның беренче атнасында шәһәребезнең 2-нче, 4-нче, 6-нчы мәктәп укучылары өчен «Мин Пушкинга барам» әдәби уены, «Исәнме, китап!» уен программасы үткәрелделәр. «Дружба» ял һәм савыктыру лагере балалары белән «Серле сандык», «Рус әдәбияты дөньясында» һәм башка викториналар үткәрелде.

Җәйге ял вакытында  балалар белән шулай ук әдәбият, тарих, язучылар турында төрле әңгәмәләр алып барылачак.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International