5 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм Ю.Гагарин исемендәге Балалар китапханәсе хезмәткәрләре КЦСОН «Исток-Башлангыч»та татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе- Сабантуй бәйрәмен үткәрделәр.
Бәйрәм кунаклары аның тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштылар. «Чүлмәк вату», «Бүләк», «Кем җитезрәк», «Кашык кабып йөгерү», «Түбәтәй» уеннарын уйнадылар, «Бишле», «Сигезле» биюләрен биеделәр. Ләйсән Рахманова башкаруында татар халык җырларын тыңлап үттеләр.