Лениногорскида 300нче бала туды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

"Халыкара балалар саклау көне" алдыннан Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 300 нче бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Рубцов Семен Петр улы белән Кристина Вячеслав кызы гаиләсендә көтеп алынган ир бала туды. Исемен Иван дип куштылар. Көтеп алынган бала тавышы өйдә яңгыраганда йорт бәхет һәм шатлык белән тула. Бу бик дулкынландыргыч һәм зур шатлык һәм шул ук вакытта бик җаваплы.  Бала туу ул үзе могҗиза. Сабый яхшы кеше булып үссен өчен ата-анага күп көч, түземлек һәм акыл кирәк. Бүлек белгече Елена Евгений кызы Трошихина, бәхетле ата-аналарны котлап, аларга туу турындагы таныклык белән истәлекле открытка тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International