Июнь башыннан районда мал азыгы әзерләү һәм азык саклау урыннары әзерлеге буенча конкурс барды. Әзерлекне район башлыгы Рәгать Хөсәенов, министрлык һәм авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашындагы комиссия тикшерде. Нәтиҗәдә, беренче урынга «Агрофирма Лениногорская» җәмгыяте чыкты, икенче урында - «Сатурн-Урал», өченчедә - «Ленино» җәмгыяте.