Авыл җирлеге турында

Зеленая Роща авыл җирлеге территориясендә Зеленая Роща һәм Спиридоновка авыллары урнашкан.

Географик урыны
Зеленая Роща авылы Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә Шушма һәм Урман Шушмасы елгаларының кушылган җирендә, ә Спиридоновка авылы табигатьнең бик матур урынында - таулар арасында һәм Шушма елгасының ике як яры буйлап урнашкан.
Яшел Алан авыл җирлеге Яңа Иштирәк, Иске Шөгер, Туктар Урдалысы авыл җирлекләре белән чикләшә. Район үзәгеннән 37 км ераклыкта. Иң якын тимер юл станциясе - Кләүле - 21 км, иң якын елга пристане - Чистай шәһәре пристане - 150 км. Авыл җирлегенең мәйданы 519 гектар, шуның эчендә - Зеленая Роща - 288 га, Спиридоновка - 231 га.

Авыл җирлеге территориясендә 719 кеше яши, шуларның 555 се Зеленая Рощада, 164 Спиридоновкада.

Бүгенге көнгә авыл җирлегендә 556 эшче исәпләнә, шуларның 468 се Зеленая Рощада, 88 е Спиридоновкада, 174 пенсия яшендәге кеше. Студентлар, укучылар һәм мәктәпкәчә яштәгеләр 174 кеше.

Милләт составы: ( %% ларда)
Зеленая Роща Спиридоновка
татарлар 73                           3
руслар 10                               8
мордва 14,0                         84
башка милләләр 1,6           2

Кыскача тарихи белешмә
1943 елда нефтьчеләр бораулаган беренче скважина Татарстанда нефть ятмаларының күплеген бөтен дөняга танытты. 1945 елда беренче Шөгер төбәге нефтен эшкәртү өчен Республика күләмендә берләштерелгән нефть промыселы оеша, шунда ук нефтьчеләр бистәсе Зеленая Роща төзелә башлый. Бу бистәнең исеменә күрә җисеме дә туры килә. Шулай ук язмышы да матур да, авыр да була. Ул зур үсеш, чәчәк ату, түбән төшү чорларын кичерә.
Шөгер район газетасының (“Тоташ колхоз”) 1945 елның 24 февраль санында: ”Халык комиссарлары Советы карары нигезендә Шөгер нефте промыселында зур төзелеш эшләре башлана. Район үзәгеннән (Шөгер эшчеләр бистәсе) 5 км ераклыкта Спиридоновка авылы янәшәсендә нефтьчеләр өчен шәһәрчек төзелә башлый. Быелгысы елда нефтьчеләр очен торак йортлар, мәктәп, ашханә, мунча, промысел өчен административ бина, башка көнкүреш объектлары төзелә башланачак. Махсус төзелеш үзәге җитәкчесе Кисиленко.” Ләкин бу төзелешне башлау турындагы карар иртәрәк, инде 1944 елның 11 мартында ук СССР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан кабул ителгән була.
1945 елның 30 маенда приказ була, ә төзелеш эшләре исә 1945 елның икенче яртысында, Шөгер нефте промыселы җитәкчесе А.И.Семенов күчеп килгәч башлана. Иң элек товар паркы, гаражлар, алачык, мастерской, насос һәм электрстанцияләре, социаль-көнкүреш объектларын төзү башлана.
Нефтьче белгечләр килгәч, нефть промысылының базасын кая төзү турында сорау туа. Өч вариант: беренчесе район үзәге булган Шөгер эшчеләр бистәсен зурайту, икенчесе - Шөгер эшчеләр бистәсе белән Спиридоновка авылы арасында яңа бистә төзү, өченчесе - Яңа Иштирәк аылы белән Спиридоновка авыллары арасында яңа бистә төзү була.
Тормыш авырлыклары һәр адымда сиздерә: сугыш яңа гына тәмамланган, эшче көчләр җитешми, махсус белемле белгечләр, төзелеш материаллары, техника, юллар юк.
Баштарак эшчеләр җирле халыкта өйдәш булып та, палаткаларда да, землянкаларда да яшиләр. Хәтта мунча, ашханә, гомуми тораклар да землянкаларда була.
1946 елда эвакуация белән китерелгән немецлар фин йортлары, барак тибындагы йортлар төзи башлыйлар. Алар белән прораб А.А.Сахапов җитәкчелек итә. Халык төзелә торган бистәне “промысла” диеп атый. Нефтьчеләр өчен беренче ярдәмче хуҗалык УРС төзелә.
Яшәү урыннары аз булуга да карамастан башка регионннарда да белгечләр килә: Сәйфуллин, Әкчурин, Сәмриков, Хәмидуллин, Шәрәфетдинов һәм башкалар. Дипломлы белгечләрдән Р.Ш.Мингареев (соңрак СССР нефть промышленностеның Министр урынбасары), Б.К.Золотухин, Баранов, Василевский һәм башкалар. Эшче көчләр җыю оештырыла. Кешеләр гаиләләре белән күченеп киләләр. Эшчеләр бистәсендә балалар күбәя. 1946 елда 23 баладан торган 2 класслы башлангыч мәктәп ачыла. Фомина Анастасия Васильевна, Бортников Александр Илларионович беренче укытучылар булалар. 1947 елда мәктәп 7 еллыкка әйләнә. Директор итеп Салтыкова (Гилманова) Лидия Михайловна билгеләнә. Ә 1952 елда урта мәктәп ачыла. 1974 елга кадәр мәктәп белән Пантюхин Федор Сергеевич җитәкчелек итә. 1974 елдан алып 1987 елга кадәр мәктәп директоры мәгәриф укыту ветераны Эскин Алексей Кузьмич, ә 1987 елдан бүгенге көнгә директор Пантюхин Геннадий Федорович.
1947 елдан нефтепромысел нефтьчеләр бистәсе була - җирле советларга сайлаулар уздырыла. Беренче рәисе итеп Кондратьев Василий Сидорович сайлана.
Үзвакытында бистәнең үсешенә, яшәешенә рәисе булып эшләгән Кузнецова Елена Васильевна да бик зур көч куя. Ул чорларда бистәдә 1600 кеше яши.
1948 елнын маенда ябык партия җыелышы карары нигезендә бистәгә исем бирү була. “Шушма”, “Нефтьче” исемнәре тәкъдим ителә. Шулчакта профком рәисе Литвинов Николай Иванович “Зеленая Роща” исемен тәкъдим итә. Аның тәкъдименә көлеп караучылар да табыла, имеш каян яшеллек булсын, бер төп агач та үсми. Ә Литвинов исә, без аны яшелләндерербез, агачлар утыртырбыз, ул Зеленая Роща булыр! - ди. 1949 елның гыйнварыннан бистә шәһәр тибындагы эшчеләр бистәгәсе статусын ала, исеме Зеленая Роща була.
1950 елның 16 июнендә “Җиңү байрагы” (“Знамя Победы”) газетасы: Бүгенге көндә бистәдә 400 гаилә яши. 200 нефтьче үзләренә йортлар салдылар. Җидееллык мәктәп, радиоузел, элемтә бүлеге, саклык кассасы, ашханә, магазиннар, медицина пункты, балалар бакчасы, көчле электр подстанциясе бар. Нефтепромыселның 10 цехы эшли”, - дип язып чыга. Бистәнең үзенең табибы һәм ябык ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы була, ә шоферы Бортникова Мария була.
1952 ела клуб ачыла, шунда ук китапханә дә була. Китапханә белән Эскина Мария Васильевна җитәкчелек итә. (Зеленая Роща, Спиридоновка китапханәләрендә 32 ел эшли). 1979 елдан китаханә мөдире Мингазова Гөлсем Зәки кызы. Беренче клуб мөдире Гайфуллин Фатых Шәрип улы була, ә бүгенге көндә ул эшне - авыл культура йорты директоры вазыйфасын Нафикова Зөлфия Габбас кызы башкара.
Ул елларда культура - агарту эшләренә зур игътибар бирелә. Барлык җитәкчеләр дә тәрбия эше белән кызыксыналар. Бу эшләрнең оештыручысы партоешма секретаре Королев була.
Нефтьче хезмәте, тормыш шартлары бик авыр, бар да кул көче белән башкарыла, ләкин шуңа да карамастан алар бик дус - тату яшиләр, күңелле итеп ял итәләр. Милләт арасында бернинди дә аерма булмый, бер туганнар кебек, бер кисәк ипине урталай бүлешеп, гаиләләре белән аралашып яшиләр. Эшкә бару, кайту гудок буенча була. Калинин урамында (иң беренче урамнардан санала) Сәмриков, Мингареев, Швейник, Шахматов, Сөләйманов, Нагимов һәм башка гаиләләр яшәгән. Бистә халкы арасында нефтьчеләр генә түгел, авыл интелигенциясе дә - укытучылар: Федор Сергеевич, Лидия Афанасьевна Пантюхиннар, Николай Михаилович, Анна Михаиловна Максимихиннар, Эскин Алексей Кузьмич, Рәйсә Филипповна Ломоносова, Нәгыймә Вәли кызы Вәлиева, китапханәчеләр - Анна Дмитриевна Филимонова, Мария Васильевна Эскина һәм башка бик күпләр ихтирамга лаек булалар. Шулай ук Бәдертдинов Хадый, Васильев Василий, Исламов Исхак, Сәйфуллин Ахмадулла, Гәрәевлар, Шакуровлар, Вилдановлар, Зариповлар, Садриевлар, Русаковлар, Гавриловларның гаиләләрен буген дә яхшылык белән искә алалар.
Бистәдә яшәргә, эшләргә теләүчеләр көннән - көн арта бара. Эшче куллар бар җиргә дә кирәк. Башлыча эшчеләрнең күбесе яшьләр була. Ашханәдә һәрчак кеше күп була. Анда уңган, булган хатын-кызлар эшли. Пекарняда пешкән ипи исе бөтен районга дан тота.
50 еллар уртасында, азагында яңа Ромашкино төбәгендә интенсив эш башлана. Шөгер төбәге икенче, ә соңрак өченче планга күчә.
1962 елда Шөгер нефтепромыселы базасында Шөгер районы территориясендә “Елховнефть” нефтепромысел идарәсе оеша. Ә күкертле нефть эшкәртүче Шөгер участогы исә “Лениногорскнефть” НПИ ( нефтепромысыл идарәсе) составында кала (элеккеге Бөгелмәнефть” тресты). Аның төп бурычы булып Шөгер заводын чимал белән тәэмин итү була. Күпмедер вакытка Шөгер скважиналары, аларда эшләүче кешеләр белән бергә, шул хисаптан Зеленая Роща нефтьчеләре дә нефтебитум заводы карамагына күчерелә. Шушы вакытта инде скважиналарның эше начарая, аларны кире үз хәленә китерү бик авыр була.
Менә шушы чорда инде безнең бистә түбән төшү чорын кичерә дә. Күпләр Лениногорск, Әлмәт, Азнакай якларына күчеп китәләр. Ләкин тормыш дәвам итә.
1964 елда Апастан Зеленая Роща бистәсенә СПТУ - 13 күчерелә. Күчерү өчен җаваплы кеше Чувашов Николай Сергеевич, ә беренче директор М.Камалетдинов була. Р.Г.Ногъманов - элеккеге Татарстан эчке эшләр министры урынбасары, Дәүләт Советы депутаты да шушы училищены тәмамлаган.
1970 елда нефтьчеләрнең элеккеге ярдәмчел хуҗалыгы (“Дружба” колхозының Спиридоновка бригадасы) аларның ихтыяҗларын канәгатләндерә алмаганлыктан ярдәмчел хуҗалык булып Зеленая Роща совхозы оеша. Социаль - экономик үсештә бу яңа импульс була. 1976 елда Зеленая Роща совхозы “Татнефть” берләшмәсендә беренчеләрдән диярлек ярдәмчел хуҗалык була, ә 1980 елдан аны “Лениногорскнефть” балансына тапшыралар. 1997 елда совхоз яңа статус ала - ООО “Зеленая Роща” (җаваплылыгы чикләнгән оешма) - ул вакытта директор Галиев Фәндәс Нургали улы була (совхозны ул 1987 елдан алып 2006 елга кадәр җитәкли).
80 елларда бистәдә эшчеләр, белгечләр өчен торак йортлар төзү башлана. Һәр елны биредә нәрсә дә булса төзелә, кулланышка тапшырыла. Берсеннән - берсе матур коттеджлар, котельный, фельдшер - акушерлык пункты барлыкка килә, авыл хуҗалыгы техникасы паркы яңартыла.
1986 елның 19 ноябрендә “Әкият” балалар бакчасы ачыла. Барлык таләпләргә дә җавап бирә торган ике катлы кирпеч бина. 4 группа эшли. Мөдире Максимихина Татьяна Николаевна була. Хәзер 2 группа эшли, мөдире Фәрзетдинова Луиза Нургали кызы.
1991 елда “Татнефть” берләшмәсе “Лениногорскнефть” идарәсе ярдәме белән Спиридоновка авылы чиркәвенә капиталь ремонт ясый. 1993 елда Зеленая Роща бистәсендә мәчет төзелә.
2003 елнын 1 сентябрендә яңа административ-культура үзәген ачу тантанасы була. Тантанада Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, “Татнефть”нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов , “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаиль Нурмөхәммәтов, Лениногорск районы башлыгы Исхак Садриев катнаша.

2004 елның 25 октябреннән Дәүләт Советының №496 - 111 ГС карары нигезендә Зеленая Роща эшчеләр бистәсе авыл итеп үзгәртелә.
2005 елның августында тузган торак программасы нигезендә 33 гаилә яңа төзелгән 3 катлы йорттан фатир ала.
2008 елда нефтьчеләр көче белән бик күп файдалы эшләр башкарыла: 4500 м озынлыкта су линиясе алмаштырыла, насос урнаштырылган бинага ремонт ясала, насослар алмаштырыла, каптажлар чистартыла, су линияләрендәге җитешсезлекләр бетерелә.
2009 елда нефтьчеләр балалар өчен мәйданчык төзеделәр, Промысловая урамы 32 өч катлы йортның фасадын ремонтладылар, өлешчә юлларга асфальт түшәделәр, чыршы агачлары утырттылар.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңае белән 2010 елның 9 маенда авылдашларга багышланган “Сугыш һәм хезмәт даны” музее ачылды.

 

 


2010 елның 27 июлендә 1 нче нефтепромысылының беренче начальнигы Рәфхәт Шаһимәрдан улы Мингәрәевка барельеф ачылды.

 

 

 

Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм бик күп хөрмәтле кунаклар - шулай ук Рәфхәт Мингәрәевнең улы Сергей да бар иде.

Авыл халкы шушындый барельеф урнаштыру белән горурлана.


Зеленая Роща авыл җирлеге составына Спиридоновка авылы да керә.
Спиридоновка авылының табигате бик матур. Ул биек таулар итәгендә Шушма елгасының ике як ярында урнашкан. Уңъяк тау - “Покш Пандо” - “Зур тау” биек, текә, ә суляк тау “Баба - кал” - “Әби тал” тәбәнәгрәк. Авылның өлешләре дә исемле. ”Покш веле” - “Зур авыл” елганың сул як яр буе, “Томбале” - “Теге як яр” елга арты аны Арбузовка да диеп йөртәләр. ”Зур авыл” ике өлешкә бүленә - “Ало пе” “Түбән оч” һәм “Вере пе” - “Югары оч”. “Түбән оч” ны икенче төрле “Ватрашовка” “Бакалык” дип тә атыйлар, чөнки анда юеш, сазлык.


1708 елда Спиридоновка авылы урнашкан территория Казан губернасы составына кергән, ә инде 1744 елдан Оренбург губернасы Өфе өязенә. 1780 елда губерна Оренбург һәм Өфе өлкәләренә бүленгән. 1781 елдан Өфе өлкәсе үзе губерна булып оешкан. 1781 елда Бөгелмә өязе, 1851 елда Самара губернасы оеша. Самара губернасы оешкач Бөгелмә өязе дә аның составына керә. 1861 елда Спиридоновка волосте барлыкка килә.
Февраль революциясе вакытында Спиридоновка Россия империясе Самара губернасы Бөгелмә өязе Спиридоновка волостена керә торган була. Ә инде 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында Совет хөкүмәте декреты кабул ителгәч Спиридоновка волосте Бөгелмә кантоны белән берлектә Республика составына кертелә. 1930 елдан Татарстан Республикасы районнарга бүленә. Спиридоновка авылы Шөгер районы составына керә торган була, соңрак ул Яңа Писмән районы составына керә. (Бу район 1935 елда төзелә, хәзерге Лениногорск районы). 1970 елда Спиридоновка авылы Зеленая Роща авыл советы составына кертелә.
Спиридоновка авылы 18 гасырның 50 елларында оеша, чөнки әле 1751 елда старшина Надыр Уразмәтов төзегән исемлектә Спиридоновка авылы булмый.
Спиридоновка авылы Лениногорск районында беренче мукшы (мордва) авылы. Чукындыру елларыннан соң бу авылга күчеп килеп урнашкан кешеләргә яңа исемнәр бирелә һәм документта да шулай була. Ләкин гаиләләрдә иске исемнәр саклана, алар үзара бер-берсен шулай атыйлар. Авылга нигез салучы Спиридонның да гаиләсендә икенче исеме була - Винай. Менә моннан китә дә инде ике исем - Винай веле. Спиридоннын фамилиясе дә Винаев була. 20 гасыр башына кадәр бу фамилия яши.
Беренче күчеп килүчеләрнең урнашкан урыннары “Винай латко” - “Винай чокыры” була. Бу чокыр “Обран колка” - Абрам урманыннан башлана. Күчеп килүчеләр күрәсең качаклар булалар, шуңа күрә алар Шушма буена төшәргә куркалар.
1861 елдан Спиридоновка авылына крестьяннар күченә. Авылда 129 йорт була: 441 ир-ат, 447 хатын-кыз. 1924 елга кадәр Спиридоновка волосте була, ә яңадан ул Шөгергә күчерелә. 1796 елгы архив документлары буенча авыл бик ярлы була, ләкин шулай да ул үсә, зурая. 1898 - 1908 елларда чиркәү төзелә, дәүләт мәктәбе ачыла.
1918 елда Спиридоновка авылында авыл советы оеша, ә 1931 елда “Пролетарий” колхозы оештырыла. 1959 елда “Пролетарий” колхозы бетерелгәч. Спиридоновка “Дружба” колхозы составына керә. 1959 елда авылда 1115 кеше була, ә бүген - 226. 1967 елда авылда культура йорты төзелә. Ә инде 1970 елда “Зеленая Роща” совхозы оешкач, Спиридоновка авылы да аның составына керә.
Бөек Җиңүнең 50 еллыгына сугышта һаләк булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл куела.

 

  90 еллар уртасында чиркәүгә реставрация ясала.

2004 елда фельдшер акушерлык пункты төзелә

  2008 елда су линиясенә ремонт ясала, 2010 елда клубның түбәсе ремонтлана, өлешчә юллар төзекләндерелә.


“Макар латко” (“Макар чокыры”) чишмәсе.
Крепостное право вакытында бер Макар атлы кеше үзенең хуҗасыннан качып Спиридоновка авылы янында урнашкан урманга килеп урнаша. Монда бик ешкынлык була, кеше аяк басмый. Макарга бу урыннын табигате бик охшый, ул бер биегрәк урынга үзенә землянка казый. Мунча һәм амбар ясый. Төзелеш өчен таш плитәләрдән файдалана. Һәм шунда яши башлый. (Бу төзелешләр хәзергәчә сакланган) Мал-туар тергезә, су эчертергә чишмәгә йөртә.
Авыл халкы моны белеп ала. Киңәш сорап аның янына килә торган булалар. Макар исә бик акыллы һәм бик гади була. Ярдәм сорап килүчеләрне кире бормый. Бу вакытларда урманнарда разбойниклар яшеренә. Алар да Макар янына килә торган булалар. Бу турыда берәү белә һәм властьларга хәбәр итә. Шуннан соң Макарны кулга алалар һәм моннан сөрәләр. Авыл халкы аны бик яхшы хәтерли һәм аның хөрмәтенә чишмәгә дә аның исемен бирәләр - Макар латко - Макар чокыры.

Нефтьчеләр чишмәләрне төзекләндергәндә бу чишмәне дә бик матур итеп төзекләндерделәр. Утыргычлар ясап куйдылар. Авыл халкы үзләренең зур бәйрәмнәрен - “Троица” ны һәр елны шунда уздыралар. Ял көннәрендә, ял вакытларында бирегә килеп ял итәләр.

Баба-кал” - “Әби - тал” чишмәсе.
Элеккеге вакытларда чишмә янында часовнялар булган. Кешеләр шунда барып аллага табынганнар. Әйләнә тирәсендә таллар үскән. Бирегә башлыча хатын - кызлар, бигрәк тә өлкән яштәгеләр килә торган булган. Шуңа күрә дә чишмәне “Әби” диеп атаганнар. Вакытлар узу белән чишмә янында үсүче таллар картайганнар һәм чишмәне дә “Әби тал” диеп атый башлаганнар. Бу чишмәне УПНП и КРС нефтьчеләре төзекләндерде. Утыргычлар ясадылар, өстәл белән эскәмия ясап куйдылар. Ә чишмәне исә көянтә чиләкләр аскан әби ясап, каплап куйдылар.


Төп экономик күрсәткечләр
Авыл җирлеге территориясендә - “Союз Агро” региональ производство комплексы “Зеленогорский” ҖЧҖ урнашкан. Кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Оешмалар исемлеге:
РПК “Зеленогорский” ҖЧҖ “Союз Агро”

Зеленая Роща авылы, Промысел урамы, 2нче йорт
телефон 9-73-19, 9-73-88
Вафин Р.М.

Горкий исемендәге Зеленая Роща урта мәктәбе
Зеленая Роща авылы, Промысел урамы, 1нче йорт
телефон 9-73-43
Пантюхин Г.Ф.

Зеленая Роща балалар бакчасы
Зеленая Роща авылы, Төзелеш урамы, 3нче йорт
телефон 9-73-13
Фәрзетдинова Л.Н.

БЭЧ участогы
Зеленая Роща авылы, Промысел урамы, 13нче йорт
телефон 9-73-47
Шәрифуллин А.И.

Зеленая Роща фельдшер- акушерлык пункты
Зеленая Роща авылы, Төзелеш урамы, 3 нче йорт
телефон 9-73-31
Шәрифуллина Р.М.

Зеленая Роща авылы культура йорты
Зеленая Роща авылы, Төзелеш урамы, 1 нче йорт
Нафикова З.Г.

Зеленая Роща авылы китапханәсе
Зеленая Роща авылы, Төзелеш урамы, 1 нче йорт
Хафизова Ә.Г.

Элемтә бүлеге
Зеленая Роща авылы, Төзелеш урамы, 1 нче йорт
телефон 9-73-86
Сәйфуллина К.Ф.

4662/00026 Саклау кассасы филиалы
Зеленая Роща авылы, Төзелеш урамы, 1 нче йорт
телефон 3-38-17
Хәкимова Л.Җ

“Яшел Алан” магазины
Зеленая Роща авылы, Промысел урамы, 28а йорт
телефон 9-73-35
Атыпова Р.Р.

Магазин ИП Кутлаева Р.А
Зеленая Роща авылы, Промысел урамы, 28а йорт
Кутлаева Р.А

Магазин “Азыклар” ИП Насыбуллина Р.М.
Зеленая Роща авылы, Төзелеш урамы, 1 нче йорт
Насыйбуллина Р.М.

Спиридоновка авылы фельдшер-акушерлык пункты
Спиридоновка авылы, Совет урамы, 30 нчы йорт
телефон 9-73-34
Нуруллина Ч.И.

Спиридоновка авылы культура йорты
Спиридоновка авылы, Совет урамы, 32 нче йорт
телефон 9-73-34
Потапова М.Г.

Спиридоновка авылы китапханәсе
Спиридоновка авылы, Совет урамы, 32 нче йорт
телефон 9-73-34
Гаврилова М.И.

Магазин “Алтын тау” ИП Байгушева А.В.
Спиридоновка авылы, Совет урамы, 34нче йорт
Байгушева А.В.

Истәлекле урыннар һәм шәхесләр
Зеленая Роща авыл җирлеге территориясендә Зеленая Роща һәм Спиридоновка авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга һәйкәлләр бар.
Зеленая Роща авылында атказанган нефтьче Р.Ш.Мингәрәевкә барельеф куелган.

Бочкарев Василий Михайлович - “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы эшчесе” (1990ел), 2011 елда үлгән.
Галиева Роза Җәләлетдин кызы - “ РСФСР ның атказанган экономисты”(1995 ел)
Галимов Радик Суфиян улы - Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе” (2004 ел)
Денисова Наталия Юрьевна - КХТИ - фәннәр кандидаты
Денисова Марина Юрьевна - КДПУ математик фәннәр докторы
Иваничев Владимир Васильевич - мировой судья, Лениногорск халык суды
Кузьмин Михаил Максимович - Самара өлкәсе сәламәтлек саклау министры урынбасары
Марченков Андрей Алексеевич - Әлмәт шәһәре коррупциягә каршы комитетының начальнигы урынбасары
Сәйфуллин Камил Галимулла улы - “Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе” ( 2007 ел)
Эскин Михаил Григорьевич - “Ягулык энерго министырлыгының мактаулы нефтьчесе” (1993 ел) , “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” (1986 ел)
Эскина Рәисә Абдулла кызы - “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы эшчесе” (1996 ел)
Юнусова Раиса Григорьевна - “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы эшчесе” (1995 ел), 2010 елда үлгән.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International