ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 17 гыйнварда Лениногорскида болытлы. Кар, иртән һәм көндез урыны белән көчле. Көчле буран.
Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка 15-20 м/с, 22 м/с, урыны белән 25-27 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-11˚.Көндез һаваның максималь температурасы -5..-8˚.
Юлларда бозлавык, кар явачак.
2024 елның 18 гыйнварында 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында республика мәгариф системасының цифрлы трансформациясе, педагоглар, ата-аналар һәм укучыларның яңартылган «Электрон мәгариф» системасындагы үзара бәйләнеше мәсьәләләре буенча «кайнар линия»узачак.
Оештыручы-Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясе.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» 8(800)350-44-72 телефоны буенча 18 гыйнварда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2024 елның 17 гыйнварына 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 17гыйнварында көчле җил, буран, кар яву көтелә.
Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 16 гыйнварда Лениногорскида болытлы.Бераз кар. Урыны белән буран.
2024 елдан яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча түләүләр хезмәт хакы белән бергә - хәтта ата-ана декретта вакытта тулы эш көненә чыккан очракта да исәпләнә. Мондый пособие 2024 елда аена уртача 17,8 мең сум тәшкил итә.
Үзгәрешләр бала тапканчы рәсми эш урыннары булып, баласына яшь ярым булганчы эшкә чыккан ата-аналарга кагыла. Сүз иминиятләштерелгән аналар, ягъни вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорында яки хатын-кыз бала тапкан очракта эш бирүчеләр алар өчен иминият кертемнәрен түләгән затлар турында бара.
"Бу елдан башлап баласына яшь ярым булганчы ук эшкә чыгарга карар кылган әниләр берьюлы пособие дә, хезмәт хакы да алачак . Моның өчен тулы булмаган эш көне режимында яки читтән торып эшләү мәҗбүри түгел. Тулы мәшгульлек булган очракта да пособие гадәти күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособие алу өчен декрет ялындагы ата-ана эшкә йөрмәскә һәм хезмәт хакы алмаска, бары бала карау белән генэ шөгыльләнергә тиеш иде. Тулы эш көне режимында эшкә чыккан аналарга . айлык пособие түләү туктатылып килде.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 16 гыйнварында көчле җил, буран көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 01.06.2015 №391 карары һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе президиумының 30.12.2023 № ПР-105-1 карары нигезендә «Татарстан Республикасы Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы игълан ителә, шулай ук «Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлегенең елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе»муниципаль конкурсы игълан ителә.
Бүгеннән Лениногорск районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары башлана.
15 гыйнвар - Глазовое авыл җирлеге-13.00 сәгатьтә башлана.
17 гыйнварда Лениногорскида махсус оешма хуҗасыз этләрне тотачак.