Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.
Качмануда бәкегә төшеп су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши.
Лениногорск Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хәбәр иткәнчә, Лениногорск районында Качмануда су коену өчен өч махсус урын билгеләнгән.
- Агадуллин урамында урнашкан ачык, туңмый торган сулык (халык телендә моржовник дип йөртелә)
- Иске Писмәндә "Красный ключ" чишмәсе
- Федотовка авылында "Тәреле чишмә"
Су коенганда куркынычсызлык чаралары турында онытмаска дип киңәш итә Гадәттән тыш хәлләр бүлеге.
Суга чуму бары тик махсус җиһазландырып ясалган бәкеләрдә һәм янәшәдә коткаручылар булган очракта гына рөхсәт ителә.