Хөрмәтле ГТО катнашучылары! Сезне «Гаиләмдә ГТО»муниципаль конкурсында катнашырга чакырабыз.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 27 гыйнварда Лениногорскида аязучан болытлы. Төнлә урыны белән бераз кар. Көндез явым-төшемсез.
Россия Президенты Указына ярашлы рәвештә, Татарстан буенча социаль фонд бүлеге «Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Блокадалы Ленинградта яшәүче»билгесе белән бүләкләнгән ветераннарга бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум күләмендә түләү башкарылды.
27 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге балалы гаиләләр өчен бушлай «кайнар линия» ача. Бу көнне бөтен республика буенча ата-аналар өчен 09.00-15.00 сәгатьләрдә “ кайнар линия”нең түләүсез махсус 8-800-200-10-87 телефоны эшләячәк.
24 гыйнварда Мәдәният сараенда етераннар арасында муниципаль халык иҗаты фестивале узды. Ул 2020 елдан башлап, районыбызның милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан ел саен үткәрелә. Фестивальне оештыручылар-Мәдәният сарае, Халыклар дуслыгы йорты, шәһәр һәм районның ветераннар советы.
Раҗәб аеның 23нче көнендә (3нче февральдә), Лениногорск шәһәрендә мөхтәсибәт тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары өчен чаңгы ярышы уздырыла. Әлеге чара дин кардәшләр арасында дуслыкны ныгыту, мөселманнарны берләштерү, чаңгы спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырыла. Чаңгы ярышында катнашу өчен 5 вакыт намаз укучы мөселманнар чакырыла.
Бүген, 25 гыйнварда, 18: 00 сәгатьтән Куйбышев һәм Ленинград урамнарыннан кар чыгарыла башлаячак.
Хөрмәтле транспорт хуҗалары, урамнарны кардан чистарту вакытында сездән машиналарыгызны юл буенда калдырмавыгызны сорыйбыз.
СОРАУ: мин яңа комплект ясау өчен зәркән остаханәсенә берничә иске зәркән әйберләрен тапшырдым. Минем әйберләремне кабул иткәндә, оста миңа тиешле квитанция бирде, әмма анда конкрет рәвештә ике алка һәм аметистлар белән балдак кабул ителгәнлеге күрсәтелмәде. Мин соңыннан кабул ителгән әйберләрдә ташлар бөтенләй юк дип әйтерләр дип куркам. Квитанция дөрес төзелгәнме, һәм кулланучыдан эшкәртү өчен нинди әйберләр кабул ителгәнен җентекләбрәк тасвирларга кирәк түгелме?
«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул итү ачык, ул инде дүртенче тапкыр узачак. Форумны оештыручылар-Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды, оештыручы – ВЭБ.РФ. Идеяне идея.росконгресс.РФ платформасында 2024 елның 31 гыйнварына кадәр тапшырырга мөмкин. Аннары экспертлар топ-1000 һәм топ-100 идеяләрен сайлап алачак, иң яхшы тәкъдимнәрне март аенда ил җитәкчелегенә тәкъдим итәчәк.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 26 гыйнварда Лениногорскида аязучан болытлы. Төнлә урыны белән бераз карар. Көндез явым-төшемсез.