24 гыйнварда Мәдәният сараенда етераннар арасында муниципаль халык иҗаты фестивале узды. Ул 2020 елдан башлап, районыбызның милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан ел саен үткәрелә. Фестивальне оештыручылар-Мәдәният сарае, Халыклар дуслыгы йорты, шәһәр һәм районның ветераннар советы.
Быел фестиваль Гаилә елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Традицион рәвештә анда үзешчән коллективлар һәм солистлар катнаша, алар 5 номинациядә ярышалар: вокаль ансамбльләр, вокаль-инструменталь ансамбльләр, инструменталь ансамбльләр, фольклор ансамбльләре, вокал - соло, нәфис сүз һәм хореография.
Үз артистларының катнашуын оештырган Зәй - Каратай, Сарабиккол, Юлтимер, Куакбаш, Мордва - Кармалка, Федотовка, Кирлегәч авыл клубларына аерым рәхмәт.
Шулай ук Лениногорск Ремсервисы ветераннары советы да билгеләп үтәсе килә, алар да ел саен безнең фестивальдә актив катнашалар.
Жюри әгъзалары номерларның югары дәрәҗәдә башкарылуын билгеләп үттеләр, иң яхшы номерлар «Балкыш»фестивалендә катнашачак.