ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 16-30 маенда «Татарстан Республикасы халкының рәсми булмаган мәшгульлеге»дигән социологик тикшеренү үткәрү турында хәбәр итә.

«Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2024 елның 29 маенда 10-14 сәгатьләрдә мәгариф мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү, җәйге ял оештыру һ. б.).

KDW – 2024 әзерлек чорында «Kazan Digital Legends»хакатоннар һәм питч-сессияләр марафоны узачак.

Хакатон буенча ярышларда катнашу өчен программистлар, аналитиклар, датасайентистлар чакырыла. Финал KDW – 2024 уздырылган көннәрдә узачак.

Лениногорск шәһәре һәм районында юлларга капитал ремонт ясау эшләре бара.

2024 елда юлларны ремонтлауга бюджеттан 4 млн. сум каралган, бу 1,5 мең кв. метрдан артык мәйданда юллардагы чокырларны бетерүгә мөмкинлек бирәчәк.

2024 елның 24 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта 0 -2 градус салкын булуы көтелә.

Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы хәрби комиссариаты кандидатларны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра

"Гаилә белеме" дәресен 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары өчен "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үткәрде.


22
май, 2024 ел
чәршәмбе

26 майда «Юбилейный» шәһәр паркында «Лениногорскнефть» идарәсенең СПК-2 традицион бәйрәме узачак.

2024 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җәйге ялны оештыру һәм балаларны сәламәтләндерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен төбәк, Россия һәм халыкара базарларда алга этәрү, товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Татарстан Республикасында республика маркетинг үзәге (алга таба – ТР РМЦ) эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International