Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 16-30 маенда «Татарстан Республикасы халкының рәсми булмаган мәшгульлеге»дигән социологик тикшеренү үткәрү турында хәбәр итә.
Сораштыру хезмәт мөнәсәбәтләрен теркәү белән бәйле реаль хәлне өйрәнү һәм халыкның аз тәэмин ителгән категорияләрен социаль яклау чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында үткәрелә.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштырулар»бүлегендә онлайн анкета сораштыру үткәрү аша башкарыла.
Сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/neformalnaya-zanyatost-v-respublike-tatarstan.htm