ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Анастасия Туктарова социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнарга үз-үзләренә кул салуны булдырмау максатларында «Тынычлыкка каршы бергәләп: ярдәм итү өчен ничек сөйләргә»дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.

Агымдагы елның февраленә Татарстан Республикасы территориясендә 294 янгын теркәлгән-бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 12,6% ка күбрәк. Кызганычка каршы, бер үк вакытта һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны да арткан (янгыннарда 21 кеше һәлак булган).

2026 елның 1 гыйнварыннан Россия Юстиция министрлыгында коммерциячел булмаган оешмаларның хисаплары бары тик Россия Юстиция министрлыгы порталы аша электрон рәвештә генә бирелә. Шул ук вакытта 2026 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган хисап формалары үз көчен югалтты.

2026 елның 10 февралендә  төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасының түбәнәюе көтелә.

Мондый һава торышы булганда өшемәс өчен нишләргә?

Почта адресатның телефон номеры буенча посылкалар җибәрергә мөмкинлек бирә торган яңа хезмәтне эшләтеп җибәрде. Җибәрүчегә бүтән китерүнең төгәл адресын яки алучының тулы исемен күрсәтергә кирәкми.

2026 елның 11 февраленнән 13 февраленә кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Казан Агро – 2026» АПК казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак, анда бөтен Россиядән 300дән артык компания һәм 12 500 АПК белгече катнашачак, күргәзмә экспозициясенең гомуми мәйданы 35 000 кв. метрдан артып китәчәк.

Хөрмәтле лениногорскилылар, 2026 елның 12 февралендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» үткәрә.


8
февраль, 2026 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе 9 февральдә юлларда буран көтелә, дип хәбәр итә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:


7
февраль, 2026 ел
шимбә

Лениногорск ЗАГС бүлегендә Алан белән Лилия никахлашты. Яшь пар Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзергә һәм СВО зонасына барырга карар кылды.

Сәйфиддин һәм Монсафар исемле күп балалы Сәйрахмоновлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга- аларның игезәк уллары-Хәсән һәм Хөсәен туа. Хәзер гаиләдә алты бала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International