"Казан Экспо" да «Казан Агро – 2026»АПК казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

2026 елның 11 февраленнән 13 февраленә кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Казан Агро – 2026» АПК казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак, анда бөтен Россиядән 300дән артык компания һәм 12 500 АПК белгече катнашачак, күргәзмә экспозициясенең гомуми мәйданы 35 000 кв. метрдан артып китәчәк.

Чара эшлекле программа белән озатылачак, аның кысаларында конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар каралачак, шулай ук авыл территорияләрен үстерүгә багышланган «Агротуризм» бүлеге тәкъдим ителәчәк.

13.02.2026 төп социаль һәм кадрлар юнәлешләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак:

«Кадрлар көне" - белгечләрнең эшкә урнашу һәм стажировкалар мәсьәләләре буенча эш бирүчеләр белән турыдан-туры аралашуы;

"Since Slam" - авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь тикшеренүчеләр һәм инноваторларны берләштерә торган платформа.

Күргәзмәне карау өчен түбәндәге сайтта теркәлү узарга кирәк: https://kazan-agro.ru/ "билет алырга" бүлегендә тулырак мәгълүматны +7 (927) 240-50-39 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International