ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Лениногорск муниципаль районы территориясендә 54 участок сайлау комиссиясе эшли, шул исәптән 2 участок-вакытлыча яшәү урыннарында.

Балачакның ун еллыгы кысаларында Лениногорск муниципаль районындагы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт куючы Лилия Зарифуллина тарафыннан «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүче 10 балигъ булмаган бала катнашты.

«Наше время - Безнең заман» фестивале һичшиксез үткәреләчәк. Тиешле күрсәтмә Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде. 1 июльдән катнашучылардан гаризалар кабул итү башланды, - дип белдерде «Наше время - Безнең заман»  фестиваленең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов. - Бу фестиваль - тулаем республика өчен зур шатлык һәм ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә зур өлеш кертү, чөнки быел зур фестиваль хәрәкәте бу ике датага багышланачак».

«Конструктив» республика онлайн-форумы - илнең һәм төбәкнең иң яхшы спикерлары, экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау өлкәсендә, үзләренең үзенчәлекле тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм әлеге өлкәдә генә түгел, катлаулы тормыш ситуацияләрен хәл итү өчен дә файдалы булачак уникаль компетенцияләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк беренче цифрлы форум.

Грипп - өлкәннәрне дә, балаларны да кызганмый торган массакүләм һәм дәһшәтле инфекция. Медицина уңышларына һәм табибларның тырышлыгына карамастан, грипптан һәм аның катлаулануларыннан ел саен кешеләр һәлак була.

Борылышка кагыйдәләр буенча кермәдем, очтым һәм әйләнеп капландым - Чайковский урамындагы авария нечкәлекләре...


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 8 сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез.


Бүген Лениногорск районында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк озата йөрде.

4 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» ДАСХУнең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина тарафыннан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Чәчәк ат, минем нефтьлы туган ягым» дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Анда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә урнашкан 10 балигъ булмаган гаилә катнашты.

2020 елның 8 сентябренә

7 сентябрь 18 сәгатьтән 8 сентябрь 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +5..+9˚.

Көндез максималь һава температурасы +22..+26˚.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International