алым түләүче-физик затлар өчен транспорт салымын, җир салымын, физик затлар милкенә салымны һәм НДФЛны (салым агенты НДФЛ суммасын тотып калмаган кайбер керемнәрне) ел саен исәпләү бурычы салым органнарына йөкләнде (РФ Салым кодексының 52 ст.).
Балачак унъеллыгы кысаларында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Корнилова Л.А. балигъ булмаган балалар өчен "Баланың хокуклары һәм бурычлары" дигән хокукый агарту сәгате үткәрде.
1 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу башланды. Әлегә илнең ерак һәм кыен булган районнарында гына. Владивостокта узган матбугат конференциясендә катнашучылар кайсы торак пунктларда беренче исәпкә алучылар барлыкка киләчәк, алар ничек булачак, кем цифрлы волонтерлар — бу һәм башка нәрсәләр турында сөйләде.
Балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен яхшырту максатыннан «ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова тарафыннан «Сезнең бала һәм аның дуслары» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чарада социаль хезмәт алучылар арасыннан 8 ата-ана катнашты.
1 октябрь көнне безнең шәһәрдә өлкәннәр көненә багышланган «Төньяк» йөреше буенча марафон үткәрелде.
2020 елның 14 сентябреннән 19 сентябренә кадәр «Бергә яктырак һәм кызыклырак итеп – 2020» Бөтенроссия энергияне сак тоту һәм экология фестивале кысаларында муниципаль районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә «энергияне сак тоту һәм экология»дигән тематик атналык үткәрелде.
3 октябрьдә Казан шәһәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Х «Өченче яшь» пенсионерлар Спартакиадасы узды.
Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша уздырды.
2020 елның 8 октябрендә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә(Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1а йорт, (ЗАГС бинасы, монумент ягыннан) 16.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутаты Р. И. Шәфигуллин гражданнарны кабул итәчәк
10 октябрьдә "Яшьлек" паркы территориясендә «Милләт кроссы-2020 " Бөтенроссия йөгерү көне узачак.