Бүген 11 егет Россия армиясе сафларына китте. Озату иртә таңнан хәрби хезмәткә чакыру пунктыннан узды.
Балачак унъеллыгы төбәк планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бала күзләре белән дөнья» дигән онлайн рәсем конкурсы уздырдылар.
Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 14 февралендәге ПУ-88 номерлы Указы (Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 3 октябрендәге ПУ-522 номерлы Указы редакциясендә) нигезендә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан М. Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итү башланды.
2019 елның 1 июленнән «Тәмәке продукциясен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау һәм тәмәке продукциясенә карата мәҗбүри маркировкалау чаралары белән товар әйләнешенә мониторингның дәүләт мәгълүмат системасын кертү үзенчәлекләре турында»28.02.2009 ел, № 224 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, тәмәке эшләнмәләрен мәҗбүри маркировкалау кертелде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык көтелә.
12 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр «Лениногорск политехник көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның икътисад, бухгалтерлык исәбе һәм коры төзелеш һәм штукатур эшләре компетенцияләре буенча региональ этабы узды.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 17 ноябрьдә алмашынучан болытлы һава көтелә.
2020 елның 16 ноябрендә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең кабинетында гадәттән тыш хәлләр буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә «Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында кошлар гриппы барлыкка килүне, таралуны һәм бетерүгә юнәлдерелгән чаралар күрү турында» гы мәсьәлә буенча комиссия утырышы узды.
«Пенсия алды яше" төшенчәсе 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән иде. Бу күчеш чорын исәпкә алып, законда билгеләнгән пенсия яшенә җиткәнчегә кадәр 5 елдан да артмаган гражданнар керә торган ташламалы категория. Алар өчен федераль һәм региональ законнар белән социаль ярдәм чаралары һәм ташламалар билгеләнә:
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча 2020 елның июленнән социаль ипотека шартлары яшь гаиләләрнең, шул исәптән коммерция структураларында эшләүче, шәхси эшмәкәрләрнең һәм үзмәшгульләрнең барлык категорияләренә кагыла.