ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 17 ноябрьдә алмашынучан болытлы һава көтелә.
Явым-төшемсез. Җил тотрыксыз секундына 3-8 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -12..-15, аязган вакытта -16..-21˚.
Көндез максималь һава температурасы -5..-9˚.
Юлларда урыны белән бозлавык.