ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша уздырды.

Федераль салым хезмәте «Җәмәгать туклануы»тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттыруга һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен күләгә секторыннан чыгаруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә табышны яшереп калуга китерә торган сәбәпләр ачыкланачак һәм әлеге өлкәне үстерү өчен механизмнар эшләнәчәк.

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! Көчле кар яву һәм температура күтәрелү сәбәпле, сезне йорт түбәләреннән кар һәм боздан төшү, түбәләрдән боз сөңгеләре  төшү мөмкинлеге турында кисәтәбез.

Электр приборларын эксплуатацияләү буенча куркынычсызлык чаралары:

2021 нче елның 21 нче гыйнварында мәгариф идарәсенең актлар залында «Ел тәрбиячесе-2021»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы финалы булып узды. Әлеге чарада безнең районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 8 педагогы катнашты. Конкурсантлар мастер-класслар һәм уңышлы проектларны тәкъдир итү аша эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылдылар:


24
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 25 гыйнварында томан һәм бозлавык көтелә.

Томан вакытында:


23
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

2021 елның 26 гыйнварында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Лениногорск шәһәре прокуратурасы бинасында Татарстан Республикасы Прокуратурасының Җинаять процессуаль һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәсе башлыгы Вәлиуллин Ленар Фаргатович гражданнарны кабул итәчәк.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 24 гыйнварында томан ёщм бозлавык көтелә.

Томан вакытында:


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. 11 гыйнвардан башлап, диспансерлаштыру һәм скрининглар узу өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү яңадан башланды. Моның өчен федераль бюджет акчасына сатып алынган махсус автотранспорт кулланыла.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 гыйнварында төнлә һәм иртән урыны белән   томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International